БӘЙГЕ: иң яхшы проект лидеры 🏆 “Түбән Кама шин” җәмгыяте КАМА TYRES шина комплексы предприятиеләре арасында уздырылган “Иң яхшы проект лидеры” бәйгесендә җиңү яулады. 📚 Предприятие 20 проект тәкъдим иткән. Шуларның икесе иң нәтиҗәле проект дип табылган: 🚲 велосипед шиналары җитештерү; 🛞 тоташ металл кордлы каркаслы җиңел шиналар җитештерү. 📊 Велосипедлар өчен шиналар җитештерү проекты заводка комплектлау детальләрен, шул исәптән шиналарны Россия предприятиеләрендә ясауны, чит илләрдән кайтарыла торганнарын үзебездә җитештерелгәнгә алыштыруны күздә тота. 🏦 Проект 2022-2026 елларда тормышка ашырылырга тиеш. Ул предприятие һәм федераль субсидияләр хисабына финанслана. ⚒ План буенча 11 вулканлаштыру форматоры монтажлау, каркас кисү һәм чи шинаның эчке өслеген буяу линияләрен кулланышка кертү эше бара. Шиналарның 32 үлчәменә ведомствоара комиссия актлары, шулай ук велосипед шиналарының 14 тип-үлчәмен серияле җитештерүгә әзерлек актлары алынган. 🏭 Быелның гыйнвар-май айларында велосипедлар җитештерелә торган заводларга 10 меңгә якын шина җибәрелгән. Бу юнәлештә эш дәвам итә. 🚗🚚 Тоташ металл кордлы каркаслы җиңел шиналар җитештерү – яңа продукция. Россия базарында аның аналогы юк. Уникаль конструкциясе аны җиңел, җиңел йөк автомобильләрендә, шулай ук озын йөк һәм конструкцияләр ташу өчен билгеләнгән түбән платформалы прицепларда куллануга мөмкинлек бирә. Бу төр шина транспорт чарасының йөкләнешен арттыра, автомобильләрнең йөрү сыйфатын саклый, йөк ташый торган транспортына ягулыкны экономияләргә мөмкинлек бирә. 👷⚒ Бүген төп технологик җиһазларны монтажлау һәм көйләп җибәрү эшләре бара. Ел ахырына кадәр көч, геометрик бердәй булмаулык, динамик һәм статик дисбалансны үлчәү линиясен кайтару планлаштырыла. Актлар алынган һәм шиналарның 34 тип-үлчәмен җитештерү башланган. Әлеге шиналарны базарга киләсе елның беренче кварталында чыгару күздә тотыла. Еллык җитештерү куәте – 296,4 мең данә шина. 📍Нәтиҗә ✔ Чит илләрнең шиналарын Россиядә ясалганнарына алыштыру. ✔ Илдә аналогы булмаган яңа төр шиналар җитештерү. ✔ Продукция ассортименты арту. ✔ Дөнья базарына конкуренциягә каршы торырдай продукция чыгару. #KAMATYRES #Бәйге #НКШ #ПроектЛидеры